Мәктәп буфетларында шоколад, камыр ризыклары һәм соклар сатуны чикләргә тәкъдим итәләр

Әлеге инициатива белән социаль сәясәт комитеты әгъзасы Татьяна Кусайко чыгыш ясаган.

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәүлеккә ничә калория кулланырга яравы турында  тәкъдимнәрен чыгаруын искәртте. Өстәмә һәм ирекле шикәргә 10 проценттан да кимрәк туры килергә тиеш, дип белдерә белгечләр.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә офисларда һәм предприятиеләрдә тоз һәм шикәр микъдары югары булган продуктлар, шул исәптән чипсы, сохари һәм шоколадлар сатуны чикләргә тәкъдим итте.


Фикер өстәү