WorldSkillsтагы StanleyBlack and Decker җиһазлары кемгә калачагы билгеле

WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты мәйданнарын эш кораллары белән җиһазландырган АКШның StanleyBlack and Decker компаниясе, чемпионат үткәннән соң, коралларын Россия уку йортларында калдырачак. Бу хакта бүген чемпионат барышында узган медиа брифингында компаниянең Россия, Украина һәм БДБ илләрендә башкаручы директоры Джонатан Тарр белдерде.

  • StanleyBlack and Decker – АКШта төзүчеләр өчен электр эш кораллары җитештерүче алдынгы корпорация. Компаниягә 175 ел, ул дөньякүләм танылган 25 брендка ия.

“Казандагы чемпионат өчен без берничә мәйданны җиһазландырдык, WorldSkills бәйгеләрен күрергә килүчеләр алар белән таныша ала. Без бу чемпионатка әзерләнүгә күп көч куйдык, үзебезне лаеклы итеп күрсәтү өчен тырыштык. Җиһазларыбызны без Россия уку йортларында калдырачакбыз, алар төзүче һөнәрен алга таба үстерүдә кулланылыр дип өметләнәбез”, — диде Джонатан Тарр.

Корпорация җитәкчесе белдерүенчә, иң мөһим эшләр чемпионаттан соң эшләнәчәк, чөнки дөнья күләмендә уздырылучы бу чара эшче профессияләрнең абруен һәм профессиональ белем бирү дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертәчәк.

Джонатан Тарр чемпионатның StanleyBlack and Decker компаниясе үсеше өчен дә мөһим булуын әйтте. “Россия базары безнең өчен бик әһәмиятле, перспективалы, шуңа да биредә куәтебезне көчәйтәсе килә”, — диде ул.

Моннан тыш, компания җитәкчесе WorldSkills KAZAN 2019 чемпионатының компания өчен кадрлар туплауга керткән өлешен дә билгеләп үтте. “Чемпионат безнең булачак хезмәткәрләр өчен зур перспективалар ача, без ул нәтиҗәләрне компаниябезне үстерүдә кулланырга уйлыйбыз”, — диде ул.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192178/


Фикер өстәү