373 млн сум акча нәрсә өчен сарыф ителәчәк

Әлеге сумма Роскосмоска айга очу проблемаларын өйрәнү өчен кирәк. Дәүләт корпорациясе инде тендер да гълан итте.

Башкаручы Җир иярчененә яки тирә-як орбитага очу өчен технологияләр, элементлар һәм ракета-космик техника системалары буенча тәкъдимнәр эшләү белән шөгыльләнергә тиеш. Гаризалар сентябрь уртасына кадәр кабул ителәчәк.

Россия космонавтларының айга беренче утыруы 2030 елга планлаштырылган, элегрәк Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин белдергән иде.


Фикер өстәү