Эйфель манарасыннан дүрт тапкырга зуррак астероид Җиргә якынлаша.
4 мартта ул безнең планетабыз яныннан узачак. Бу хакта «Роскосмос» космос эшчәнлеге буенча дәүләт корпорациясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Җиргә эре 138971 (2001 CB21) астероиды якынлаша. Космик җисемнең диаметры якынча 1,3 километр, ягъни ул Эйфель манарасыннан дүрт тапкыр зуррак. <…> астероид 4 мартта планета янында узачак», — диелә дәүләт корпорациясе хәбәрендә.
Шулай ук Роскосмос космик җисем очышының анимациясен дә бастырган. Ул Россия Фәннәр академиясенең М. В. Келдыш исемендәге гамәли математика институты хезмәткәрләре тарафыннан Алтайдагы телескоп ярдәмендә ясалган.