Йолдызнамә | 14 – 20 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Җитәкчегез белән әйбәт мөнәсәбәтләр акча ягын җайга салырга ярдәм итәр. Әлбәттә инде, яхшы эшләвегез нәтиҗәсе бу. Шул ук вакытта кайберәүләр үзегезне күрмәмешкә салыша башлар. Көнчелектән шулай…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Гаиләдә дә, эштә дә – тәртип. Бик катлаулы бер мәсьәләне хәл итүдә сөйкемле, тәмле телле булуыгызның ярдәме тияр. Аз гына алдашып алу максатыгызга ирешү мөмкинлеге бирер. Ләкин бу ысулдан еш файдалану юньлегә илтмәс.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Офыкта бурычны яки кредитны каплау мөмкинлеге шәйләнер. Гомумән, атнаның беренче яртысы бик-бик уңышлы узар. Ә менә икенче яртысында кечкенә генә хата аркасында кыенлыклар чыгарга мөмкин. Шуңа күрә үтә игътибарлы булу кирәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Хаклы булуыгызны расларга маташып, вакыт әрәм итмәгез. Нәтиҗәсез һәм файдасыз бу хәзер. Белеп торыгыз: кечкенә генә хәйлә уңайсыз хәлдән чыгуга ярдәм итәчәк. Ял көннәрендә туганнарыгыздан әйбәт хәбәрләр ишетеләчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Матди хәлегез кыенлыклардан чыгу осталыгына бәйле булыр. Курыкмагыз: югалып калмаячаксыз! Өстәвенә әле мираска яки салымга кагылышлы күптәнге бер проблемагыз да көтелмәгәнчә бик җиңел хәл ителеп куячак.

Кыз (24.08 – 22.09) Матди якны уйлау, керемнәрне арттыру өчен бик үк уңайлы чор түгел. Мая туплау урынына акчаны туздыру теләге көчлерәк булыр. Хафаланасы юк: озакламый һич көтелмәгән җирдән акча эшләү мөмкинлекләре килеп чыгар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тормышыгызда көтелмәгән вакыйгаларга әзер торыгыз. Әйтергә кирәк, күңелле вакыйгаларга. Атна ахырларында дөрес туклануга күчү теләге туар. Теләк кенә түгел, мөмкинлек тә пәйда булыр!

Чаян (24.10 – 22.11) Шәхси тормышыгыз тел-теш тидергесез дәрәҗәдә көйле барыр. Акчасы да, башка шатлык-сөенечләре дә булыр. Ләкин менә эштәге бер проблема гына күңелегезне тырнап торыр…

Укчы (23.11 – 21.12) Нәрсәгә генә тотынсагыз да, әҗерен бик тиз күрәчәксез. Шуңа күрә үзегез өчен иң мөһимнәрен сайлап алыгыз да, алга! Мая туплый башлау өчен әйбәт чор: акчаның бик әйбәт кергән чагы чөнки.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Белеп торыгыз: һавалырак булуыгыз якыннарыгызга зыян салырга мөмкин. Бу атнада эшегездә ялтырап алу мөмкинлеге барлыкка килер. Кулдан ычкындырмагыз шуны!

Сукояр (21.01 – 19.02) Яңа керем чыганаклары пәйда булуга сөенеп туя алмассыз. Атна урталарында ишетелгән бер хәбәр, бер яктан, сөендерсә, икенче яктан, кызык кына уйлануларга этәрер. Инде килеп, дустыгызның вәгъдәсе буш куык кына булып чыгар.

Балык (20.02 – 20.03) Ирешелгән уңышлардан башыгыз әйләнеп китмәсен, юкса алардан коры калуыгыз бар. Күктән җиргә төшегез, дип киңәш итә йолдызлар. Ял көннәрендә бик зур шатлык-куанычлар кичерү мөмкинлеге бирердәй хәлләрнең килеп чыгасын көтегез.


Фикер өстәү