Россия WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә 58 алтын медаль яулады!

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үтте, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы. 

Россия Федерациясе командасында шулай ук 22 көмеш һәм 12 бронза медаль булды.

WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә барлыгы 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты.

Татарстаннан Тимерлан Рәхмәтуллин «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә, Никита Барышев «Сәнәгать дизайны» компетенциясендә, Виктория Малецкова «Цифрлашкан модельер» компетенциясендә, Илария Баһаветдинова «Ресторан сервисы», Ренат Әхмәтшәрипов «Композитлар технологияләре» компетенциясендә алтын медаль яулады.

Бүген “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.


Фикер өстәү