Заманында Казанда Россия язучысы Василий Аксенов яшәгән йортны сатуга чыгарганнар. Карл Маркс ур., 55 адрес буенча урнашкан бинаны 50 млн сумга сатарга җыеналар.
Шушы ук бинада Василий Аксеновның музей-йорты эшли. Сату турында игъланда бу мәгълүмат искәртелә: «Бинаның 200 кв.метрын Аксенов музей-йорты били — ул сакланырга тиеш»
Бинаның гомуми мәйданы – 993 кв.метр, ә эксплуатацияләнә торган мәйданы-793 кв. метр. Бүлмәләр ресторан һәм мини-отель урнаштыру өчен кулланылырга мөмкин.
Язучы музееннан тыш, хәзерге вакытта бинада «Джаз Перекрестогы» ресторан-кунакханә комплексы эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat