Балык ашын бушлай ашаталар

8 сентябрьдә «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгында «Зөя ухасы» гастрономия фестивале узачак, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Зөя утравында төп һәм иң популяр һөнәрләрнең берсе балык тоту булган. XVI гасырдан әлеге шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлылардан санала. Җирле балыкчыларның ятмәләре еш кына щүкәләр белән тулган була торган – нәкъ менә шушы балык утрау символларының берсенә әверелеп Зөя гербының бер өлеше булу хокукына лаек булган.

Балыкчылыкның җирле халык өчен әһәмияте шулкадәр зур булган ки, уылдык чәчү вакытында шәһәрдә бер генә кыңгырау да шалтырамаган. Борынгы заманнардан бирле утрауда өлкәннәрдән яшь буынга хуш исле уха әзерләү серләре тапшырыла.

8 сентябрьдә тәмле ашарга яратучыларның барысы өчен дә бушлай хуш исле уха биреләчәк. Балык ашы белән «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексы мәйданчыгында сыйлаячаклар.


Фикер өстәү