Иң зур «Талкыш кәләвә»не ясап, бушка сыйлаячаклар

31 августта «Туган Авылым» милли комплексында иң зур татлы десерт — «Талкыш кәләвә» ясау буенча рекорд куелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Рекорд куелганнан соң, барлык килүчеләр дә татар милли ризыгын татып карый алачак. Моннан тыш, комплекс кунакларын концерт программасы һәм төрле бүләкләр көтә.

Керү ирекле. Бәйрәм 11.30 да, рекорд кую 12.20 сәгатькә планлаштырылган.


Фикер өстәү