Төзүчеләр җимерелгән дивар астында калган

Новосибирскның Ленин районында бер бинанның дивары ишелгән. Әлеге төбәкнең ашыгыч хезмәтләре мәгълүматларына караганда, ул вакытта объектта 12 кеше эшләгән. Бер хезмәткәрне өемнәр астыннан чыгарганнар, тагын 11 эшчене эзләү эшләре дәвам итә.

«Бер зыян күрүчене исән — сау алдылар, һәм ул табибларга тапшырылды», — дип хәбәр иткән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ТАСС журналистларына.

Гадәттән тыш хәл Ударная урамы, 1\1а йортында 08:20 тирәсендә булган, диелә. Җимерелү сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү