Лениногорск районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

28 август көнне Лениногорск районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Үткән эшләргә нәтиҗә ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. Киңәшмәнең рәсми өлешенә кадәр кунаклар мәгариф оешмалары әзерләгән күргәзмәне карадылар.

Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Чемодандагы музей” конкурсы нигезендә оештырылды. Бу конкурсның максаты: балаларда, Бөек Ватан сугышы батырларына кызыксыну уяту, үз туган илеңә тугрылык, патриотлык хисе булдыру, музей җихазларына сакчыл караш тәрбияләү.

№4 “Карлыгач” балалар бакчасы да ярыштан читтә калмады.Үз тырышлыгыбыз белән солдат чемоданы, сугыш атрибутлары булдырдык һәм конкурс кысаларына туры китереп видеоязма әзерләдек. Әзерләнгән материаллар белән күргәзмәдә үз бакчабызның данын якладык, кунаклар каршында уз чыгышыбызны ясадык. Күргәзмәне Лениногрск районы хәкимияте башлыгы Хусаинов Рәгать Галиәгъзәм улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Санатуллин Вагиз Самиулла улы, башкалабыз кунаклары мәгариф һәм фән министырлыгы хезмәткәрләре бәяләделәр.

Гыйззатуллина Регина


Фикер өстәү