Татарстанның Яшьләр парламентына сайланырга 444 кеше теләк белдергән

Быел Татарстанда беренче тапкыр Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлау узды. “Алар чыннан да бик “кызу” булды. Без кичә тавыш бирүгә алдан нәтиҗә ясадык”, – диде бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Министр яшьләрнең активлыгын билгеләп узды. 100 урынга 444 кеше дәгъва кылган. Беренче тапкыр без үз-үзен тәкъдим итүчеләргә 20 урын бирелгән. Аларга 214 яшь кеше теләк белдергән.

“Дөресен әйтергә кирәк, без бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идек. Монда иң кызу, ялкынлы дебатлар узды. Яшьләр ачык һәм төгәл итеп үз фикерләрен белдерделәр. Моңа кадәр актив булган яшьләр белән беррәттән, без беренче тапкыр күргән кешеләр дә бик күп иде. Минем өчен шунысы аеруча күңелгә ятышлы”, – диде министр.

Моннан тыш, Дамир Фәттахов “Барысы да бары тик үзеңнән генә тора” дигән фикергә дә зур урын бирелүенә басым ясады.

“Барысы да бездән башка хәл ителгән инде”, ؘ– дигән фикерне юкка чыгару безнең өчен бик мөһим иде. Сайлауларда катнашырга теләк белдергән яшьләрнең күп булуы бу карашны юкка чыгарды дип уйлыйбыз. Димәк, яшьләр безне ишеткән”, – диде Дамир Фәттахов.


Фикер өстәү