Казанның мәктәп ашханәләрен модернизацияләүгә 250 млн сум акча тотылган

2019 елның 1 сентябренә Казанның мәктәп ашханәләрен модернизацияләүгә тотылган акчаның гомуми күләме 250 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Казанның социаль туклану һәм азык-төлек департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина сөйләде.

«2 сентябрьдә яңартылган 38 мәктәп ашханәсе үз ишекләрен ачты, 2 ашханә яңа мәктәпләрдә ачылды. Планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган, беренче чиратта мохтаҗ булган ашханәләрдә капиталь ремонт үткәрелгән. Кайда кирәк, заманча җиһазлар урнаштырылган», — дип хәбәр итте Римма Мөхәммәтшина.

Агымдагы елның 1 сентябренә мәктәп туклануын модернизацияләүгә киткән чыгымнарның гомуми бюджеты 250 млн сум тәшкил иткән. Шул исәптән Казан бюджетыннан — 170 млн, социаль туклану һәм азык-төлек департаменты чараларыннан 80 млн. сум бүлеп бирелгән.

Нәтиҗәдә, Казанда Мәктәп рестораннары форматында 65 мәктәп ашханәсе эшли, бу гомуми мәктәпләрнең 30% — ын тәшкил итә


Фикер өстәү