Казанда мәктәп укучылары 45 сумга кайнар ризык белән туклана алачак

Уку елы башыннан мәктәпләрдә яңа меню кертелде. Менюда 45 сумга кайнар ризык бар. Элек менюда бары тик 64 һәм 94 сумлык туклану гына бар иде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты директоры Римма Мөхәммәтшина әйтте.

“45 сумга туклануның ике вариантын тәкъдим итәбез: икенче аш яки беренче аш һәм камыр ризыгы. Шулай да без баланслы туклануны сайларга киңәш итәбез”, — диде Римма Мөхәммәтшина.

Спикер әйтүенчә, Роспотребнадзор тәкъдиме буенча яңартылган менюда ярымфабрикатлар күләмен киметкәннәр. Шулай ук дегустация вакытында мәктәп укучылары өстенлек биргән ризыклар гына өстәлгән.

Мәктәптә ике тапкыр тулысынча туклану көненә 94 сум булачак. Ә бер тапкыр салат, аш, икенче ризык һәм җиләк-җимеш ашау 66 сум булачак. 45 сумга азрак күләмдә ризыклар җыелмасы тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193221/


Фикер өстәү