Татарстанда Росздравнадзор тикшерүеннән соң 10 пластик хирургия клиникасы лицензиясез калган

Татарстанда, Росздравнадзор тикшерүеннән соң, Пластик хирургия буенча хезмәтләр күрсәтүче 10 клиника ябылган. Моның турында Бөтендөнья пациентлар иминлеге көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Росздравнадзор территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова сөйләде.

«Беләсезме, без республикабыз территориясендә пластик хирургия клиникаларын тикшереп, шактый зур эш башкардык. Бу ярдәм күрсәтә торган 42 учреждениенең 10сы лицензиядән баш тартты», – дип билгеләп үтте спикер.

Ул шулай ук лицензияне чакыртып алу өчен төп дәлил булып норматив документлар белән тәкъдим ителгән тәртипкә туры килмәү торуын да өстәде. Клиникаларның күбесе Казанда, шулай ук Әлмәттә һәм Яр Чаллыда булган.


Фикер өстәү