Кичә Башкортстанда давыл булып узды. Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитте. Көндезге сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларга караганда, 63 агач, 10 реклама щитлары аву очраклары теркәлгән.
Боларга өстәп, 9 автомобиль зыян күргән, 3 электр баганасы һәм бер җәмәгать транспорты тукталышы. Шулай ук давыл 7 бинаның түбәсен алып очырган, 9 урында ут сүнгән. Бу очраклар Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Салават, Күмертау шәһәрләрендә, Уфа, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Кыйгы, Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында теркәлгән. Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр юк. Ә Уфаның “Сосны” торак комплексында күзәтү видеокамералары объективына бер карасаң кызык та, кызганыч та хәл эләккән. Көчле җил чүп савытларын хәрәкәткә китерә. Алар бер-бер артлы машиналар өстенә барып бәрелә.
«Башинформ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat