«Яңа татар пьесасы — 2019» конкурсы старт алды

Татарстанда драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы — 2019» конкурсы старт алды, дип хәбәр итә Камал театрның матбугат хезмәте.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче тур дәвамында (1 декабрьгә кадәр) жюри җибәрелгән барлык әсәрләрне караячак һәм 10-15 пьесадан шорт — лист төзиячәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Җиңүче пьесаларның авторларын акчалата премияләр белән бүләкләячәкләр. Шул ук вакытта, жюри әсәрләрнең сыйфатына карап, бер премияне бирмәскә карар кабул итә ала.

Авторлар сәхнәгә куелмаган, беркайда да басылып чыкмаган һәм алдагы конкурсларда катнашмаган әсәрләрне бәяләүгә тәкъдим итә ала.

Премияне оештыручылар-ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге һәм Камал театры.


Фикер өстәү