Октябрьдә нинди һава торышы көтелә?

РФ Гидрометеоүзәк фаразына караганда, октябрь аенда Россиянең Европа өлешендәге төньякта, Мәскәү төбәген дә кертеп, «җылылык зонасында булачак». Бу хакта Оешманың фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

Шул ук вакытта киләсе ай Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә, Красноярск краеның көньягында, Хакасиядә һәм Тывада, Предбайкалья һәм Забайкалья территориясендә, шулай ук Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә дә салкын булачак.
«Россиянең калган территориясендә октябрьдә температура нормага якын булыр дип көтелә», — дип аңлатты метеоролог.
Шуның белән бергә, РФ Гидрометүзәк фәнни җитәкчесе сүзләренә караганда, Архангельск өлкәсендә һәм Ненец автономияле округында, Алтай һәм Приморье крайларында, Магадан өлкәсендә һәм Чукотка  артык явым-төшемнәр булырга мөмкин.


Фикер өстәү