Казанның 2 меңнән артык баласы бүген яңа мәктәпләргә китте

Казанның «Весна» һәм «Светлая Долина» торак комплексында ике яңа мәктәпкә 2 меңнән артык бала укырга кергән. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

«Без әле генә «Весна »  торак комплексында 1,5 мең урынга исәпләнгән Татарстанның иң зур мәктәбен ачтык, төшке ашта 1224 урынга исәпләнгән «Светлая Долина» торак комплексында мәктәп ачылачак. Нәтиҗәдә, 2,7 меңнән артык укучы яңа мәктәпкә килдәчәк», — дип сөйләгән Казан мэры.

Шулай ук Илсур Метшин әлеге торак комплекслар өчен мәктәп төзелеше һәм ачылышы — үзенчәлекле вакыйга булуын билгеләп үтте, чөнки алар шәһәр үзәгеннән ерак урнашкан.

Бу мәктәпләрдә бассейннар, концерт һәм спорт заллары бар.

Уку елы башына Казанда шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә 39 ашханә һәм 30 спорт залы ремонтланган.


Фикер өстәү