Пыяла шешәне кая тапшырып була?| CОРАУ-ҖАВАП

Казанның Габишев урамында яшибез. Йорт янындагы агачлыкта шешәләр аунап ята. Элеккеге замандагы кебек ул шешәләрне каядыр тапшырып булмыймы?

Сәвия Галимуллина

Без берничә шешә кабул итү пунктына шалтыратып карадык. Алар шешәләрне бары тик юридик затлардан гына кабул итәбез, диделәр. Бу сорауны “Без стекла” дип аталган экологик проект җитәкчесе Элина Борһановага да юлладык.

– Казанда әлегә кешеләрдән пыяла савытлар җыя торган урын юк. Шуңа да бу эшне үзебез башкарабыз. Әмма шешә өчен акча түләмибез. Кешеләрдән пыяла эшләнмәләрне үзебез килеп алабыз да тиешле урынга илтеп тапшырабыз.


Фикер өстәү