Саратов өлкәсендә башкорт телен өйрәнү буенча сыйныфлар барлыкка киләчәк

Саратов өлкәсендә башкорт телен өйрәнү буенча сыйныфлар барлыкка киләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ике субъектның мәгариф министрлыклары вәкилләре Перелюбский районы гомуми белем бирү оешмаларында туган (башкорт) телне өйрәнү буенча сыйныфлар оештыру турында килештеләр. Башкортстанда башкортлар тупланып яши торган курше субъектлар белән үзара бәйләнеш курсы билгеләнгән.

Уфада Саратов өлкәсеннән килгән ике педагог башкорт теле һәм әдәбияты буенча яңадан әзерләү курслары узачак. Курслар дистанцион рәвештә уза, уку елы башыннан алып аларга тагын өч укытучы керешәчәк. Саратов башкортлары балалары җәйге каникулларда республика территориясендә «Яйләү» этнолагерьларында ял итә алачак.

Башкорт телен өйрәнү өчен «Туган тел илчеләре» онлайн-курслары да ачылачак. Дәресләр ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен дә үткәреләчәк.

 


Фикер өстәү