Татарстан яшьләр эшләре министрының яңа ярдәмчесе билгеләнде

Моңа кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында оештыру эшләре секторын җитәкләгән Раил Абдрахманов ведомство башлыгы Дамир Фәттаховның ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, моңарчы республика яшьләр эшләре министры ярдәмчесе булып эшләгән Алсу Сәетова сентябрь уртасында үз теләге белән әлеге вазифадан китте.

Фәттаховның яңа ярдәмчесе аның командасында инде җиде ел – 2012 елдан бирле эшли, дип искәрттеләр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгында.

 


Фикер өстәү