Хатын-кызлар маммологларда бушлай тикшеренә алачак

Иртәгә Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә #ЯПРОШЛА социаль акциясе узачак. Анда хатын-кызлар онколог-маммологларда бушлай тикшеренә алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция хатын-кызларга күкрәк рагын мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән. Төп максат – хатын-кызларга табибларда даими тикшеренеп торырга этәргеч бирү.

Хатын-кызлар махсус җиһазланган кабинкаларда УЗИ тикшеренү дә уза алачак. Табиблар талоннар буенча кабул итә. Аларны сәүдә үзәгендә сәгать 10.00-15.30 да алып булачак.

 


Фикер өстәү