Хәләл ризык җитештерүдә алдынгылар исемлегенә керер өчен Россия нишләргә тиеш?

Россия хәләл азык-төлек җитештерүдә алдынгылар исемлегенә керү өчен барлык мөмкинлекләргә дә ия. Бары тик әлеге стандартлар буенча продукцияне сертификатлаштырырга гына кирәк, дип белдерде World Halal Day рәисе һәм аңа нигез салучы Мөхәммәд Джинна Самарада узучы Идел буе инвестиция форумында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Таиланд, Сингапур һәм Африка илләре хәләл базарында төп урынны били.

«Россия хәләл азык-төлек җитештерүдә зур роль уйнарга мөмкин, чөнки биредә искиткеч инфраструктура булдырылган. Бары тик продукцияне хәләл стандартларына яраклаштырырга гына кирәк. Азык-төлекне сертификатлаштыру сезгә Африка һәм Азия базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк», — диде Мөхәммәд Джинна.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү