Архитекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз

«Бүген – Бөтендөнья архитектура көне. Архитектура өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин котлады. “Архитектура – сәнгать буларак, кешелекнең иң югары рухи омтылышларын чагылдыра, – диелә котлауда – Ул җәмгыятьне үстерүдә төп урыннарның берсендә тора, һәм рәсем сәнгате, скульптура, декоратив сәнгать белән аерылгысыз бәйле. Архитектура җәмгыятьнең генә түгел, һәр кешенең рухи-әхлаки кыйммәтләрен формалаштыра. Шуңа күрә архитектор һөнәре һәркайсыбыз өчен дә бик мөһим.

Хөрмәтле архитекторлар! Яңаны тудыру өлкәсендәге хезмәтләрегез белән тирә-юнь мохитебез күркәмләнә¸ камилләшә. Сезнең тырышлык, иҗадилык, югары дәрәҗәдә һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә республикабызның, илебезнең көннән-көн күркәмләнүен күреп тору күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра.

Яңа идеяләр, аларны тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр насыйп итсен! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!” — диелә әлеге котлауда.


Фикер өстәү