Казанлылар аэроэкспресска исем сайлый

Казанлылар шәһәр һәм аэропорт арасында йөрүче поезд өчен исем сайлый алачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Тавыш бирүдә катнашучылар — Зилант, Тулпар яки Батыр исемнәре арасыннан сайлый алачаклар. Тавыш бирү  онлайн режимда башланган инде.
«Киләчәктә сайлап алынган исемне күчмә составка логотип рәвешендә китерү планлаштырыла», — диелә мэрия порталындагы хәбәрдә.
Тавыш бирү октябрь ахырында төгәлләнәчәк, шуннан соң җиңеп чыккан логотипны махсус эшләячәкләр.


Фикер өстәү