Космонавт Алексей Леонов вафат

Бүген совет космонавты Алексей Леонов вафат булган. Быелның май аенда аңа 85 яшь тулган иде.
Кемерово өлкәсендә туган Алексей Леонов 1960нчы елда беренче совет космонавтлары отрядына эләгә. 1965нчы елда ул дөньяда ачык галәмгә чыккан беренче кеше булып таныла. Бу вакыйга нибары 12 минут дәвам итә, әмма космонавтика тарихына кереп кала.
Алексей Леонов ике мәртәбә Советлары Союзы герой. Россия Президенты аңа быел I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Фикер өстәү