Эшләүче ата-аналарны бала караган өчен пособиедән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Хезмәт министрлыгы балаларга социаль иминият һәм пособиеләр турындагы законнарга төзәтмәләр проектын әзерләде. Бу хакта «Газета.ру» хәбәр итә.

Төзәтмәләр нигезендә, хәзер яшь ярымга кадәр бала караган өчен акча пособиеләрен чыннан да үз баласын караучы һәм моңа күп вакытын сарыф итүче ата-аналар гына ала алачак.

Төзәтмәләр шулай ук пособие алганда тулы булмаган эш көнендә эшләүче ата-аналарның пособие алу мәсьәләсен дә караячак.

Шул ук вакытта, иминиятләштерелгән затның тулы булмаган эш вакыты шартларында бала карауның башка зат тарафыннан башкарылуы ачыкланса, ул бала караган өчен айлык пособиедән мәхрүм ителәчәк.

РБК хәбәр иткәнчә, законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/13/195240/


Фикер өстәү