870 мең сум бурычы булган алиментчы тоткарланган

Приставлар Казанда яшәүче 46 яшьлек алиментчыны тоткан. Ир-ат эзләүдә булган. Ул балаларына 870 мең сум бурычлы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

46 яшьлек Казан кешесенең ай саен ике баласына хезмәт хакының өчтән бер өлешен түләп барырга тиеш булуы ачыкланган. Әмма ир-ат сабыйларга ярдәм итүдән качып йөргән.

Суд ваемсыз әти кешене «Балигъ булмаган балаларны тотуга акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм аңа 90 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Тик ир-ат акча түли башламаган, өстәвенә, приставлардан качып йөри башлаган. Алимент түләмәүчене эзләүгә биргәннәр һәм тиздән тотканнар.

Шуннан соң ир-ат балалар алдындагы бурычын тулысынча каплаган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү