Безнең өчен “икенче урын” дигән төшенчә юк. Хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионатында җиңү яулаган Россия җыелмасын ярышта шушы сүзләр илһамландырган. Чемпионат 7 – 14 октябрьдә Чехиянең Одолена-Вода һәм Прага шәһәрләрендә узды. Россия данын яклаган гүзәл затлар арасында татарстанлылар да бар.
Җиңел булмады
“Динамо” җыелма командасы 2016 елда Казанда үткән ярышларда бу спорт төрендә чемпион булып танылган иде. Быел исә спортчыларга чемпион исемен кабат дәлилләргә туры килде. “Нәрсә көтәсен белеп бардык, безнең өчен “икенче урын” дигән төшенчә юк”, – ди команда вәкилләре.
Ярышларның сайлап алу этапларын безнекеләр җиңел узган. Үз төркемнәрендә Греция (3:0), Венгрия (3:0) һәм Бөекбритания (3:0) командаларын җиңеп, беренчелекне яулаганнар. Плей-офф уеннары исә алай шома гына бармаган. Ярымфинал матчында Россия җыелмасы Германия спортчыларына каршы уйнаган. Беренче сетны җиңеп, аннан икесен рәттән оттырып, дүртенче-бишенче партиядә генә җиңүгә ирештеләр. Финалда Россия җыелмасы мәйдан хуҗаларын – Чехия командасын 3:1 исәбе белән отты. Кискен ярышта җиңеп алган бүләкләрне волейболчылар Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисе – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырды. Россия җыелмасына илнең биш төбәгеннән “иң-иң”нәрен генә туплаганнар. Россия данын Мәскәү, Казан шәһәрләре, Ставрополь, Краснодар, Вологда өлкәсе вәкилләре яклаган. Ә чемпионатта барлыгы 8 команда туп суккан.
“Болардан җиңелергә ярамый!”
Алдарак язганыбызча, 2016 елда Европа чемпионаты Казанда 18 – 25 май көннәрендә узган иде. Барысы да чагыштыруда беленә: Чехиядәге ярышларны күреп кайткач, Россия делегациясе, үзебездә оештырылганы күпкә яхшырак иде, дигән фикергә килгән.
– Чехлар ярышны гадирәк итеп уздырды. Аларның заллары да гади генә иде. Ә бездә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен менә дигән заманча инфраструктуралы волейбол үзәге бар, – диде “Динамо” спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин. – Хөкемдарлык һәм оештыруга килгәндә, барысы да регламенттагыча булды. Без Прагадагы кунакханәдә тордык, 20-30 чакрым узып, уеннарга бардык. Ярыш лаеклы һәм матур узды. Командаларның әзерлеге бик югары иде. Андагылар барысы да – профессионал. Шундый команда туплап, җиңүгә ирешүебез бик яхшы.
Россия җыелмасының баш тренеры Андрей Лебедев әйтүенчә, Германия командасы белән уенны алар озак вакыт истә тотачак әле. Ярымфиналда алар белән безнекеләр арасында ярыш бик кызу барган.
– Безнекеләр 3:0 исәбе белән җиңәр дигән өмет булды. Беренче партиядә кызлар җиңеп барса да, соңрак барысы да үзгәрде, – диде Андрей Лебедев. – Хисләрне кырыйга куеп, салкын акылны эшкә җигәргә кирәк, дидем. Ярдәмчем Руслан Мурзаков белән уйлашып, үзгәрешләр керттек һәм 15:2 исәбе белән җиңдек.
Салават Гайсин да бу команда белән уеннан алган хис-кичерешләрен уртаклашты.
– Бөтен зал Германия өчен җан ата, җиңеләбез. Шул вакытта мин кызлар янына килдем дә: “Кызлар, 1945 елны искә төшерегез! Кемнән-кемнән, болардан җиңелергә ярамый!” – дидем. Әйе, болай ук әйтү дөрес түгелдер, аңлыйм. Әмма монда безнең белән хисләр идарә итте.
Россия командасы вәкилләренә тренерның үз таләпләре бар икән. Андрей Лебедев әйтүенчә, аның өчен иң мөһиме – уенчылар белән бер дулкында булу һәм бер телдә сөйләшү. “Кайчак уенчы бик шәп техникага ия була, әмма спорт телен белми, аңламый”, – ди ул.
Россия җыелмасы вәкиле Людмила Гыйләҗетдинова, команда капитаны буларак, уенчыларның җиңү өчен барысын да эшләвен әйтте.
– Командада беренче генә ел эшләмибез, волейболны да бүген генә уйнамыйбыз. Берәүне дә мотивацияләргә кирәкми. Берәү дә бала-чага түгел, ни эшләгәнен белә, ник килгәнен аңлый. Барысы да үзендә җаваплылык тойды. Минемчә, күбрәк кызларны тынычландырырга туры килде әле. Алар җиңәм дип атлыгып торды. Нинди уенга булса да, шулай чыгабыз. Көрәш – бөтен җирдә дә көрәш инде ул.
Татьяна Вәлиева-Фукс ярышка нәкъ менә аны сайлап алганнары өчен тренерына рәхмәтле. Ник дигәндә, ул декрет ялында булган.
– Профессиональ спорттан соң мондый ярышка чыгу барыбер сөендерә. Үзеңне янә 20 яшьтәге кебек тоясың, әле дә формада икәнмен, дисең, – ди Татьяна. – Европа чемпионатыннан бары тик уңай тәэсирләр генә алдым. Рәхәтләнеп сөйләштек, тәҗрибә уртаклаштык һәм җиңү яуладык!
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat