Башка илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар: 12 тулганда 12 виноград җимеше

Гадәттә, ноябрь азагында россиялеләр Яңа елга әзерлекне башлап җибәрә. Кибет киштәләре гирляндалар, уенчыклар, татлы күчтәнәчләр белән тула. Урам, сәүдә үзәкләрендә зифа буйлы чыршыларны бизәп куялар. Кыскасыһәр тарафта Яңа ел “исе” килә. Ә башка илләр Яңа елны ничек каршылый? Аларда нинди  гадәтйолалар бар икән?

Кубада курантлар 12 тапкыр суккан вакытта, 12 виноград җимеше ашыйлар. Шул очракта гына ел дәвамында үсеш һәм уңыш киләчәк, ди. Кубалылар, сәгать 12 тулганчы, өйдәге барлык савыт-сабага су тутыра һәм тәрәзәдән түгә. Шул рәвешле Яңа елга судай пакь теләкләр теләнә.

Эквадорда сәяхәт яратучылар, курантлар суккан вакытта чемодан яки зур сумка тотып, өй тирәли йөгереп йөри, ә узып баручы елдагы күңелсез мизгелләрдән котылырга теләүчеләр тәрәзәдән сулы стакан ташлый.

Аргентинада узып баручы елның соңгы эш көнендә офиста эшләүчеләр барлык кирәкмәс кәгазьләрне тәрәзәдән ташлый. Бу – сукмаклар һәм гомумән, бөтен юл кәгазь белән тула, дигән сүз. Бервакыт, бу шөгыль белән артык мавыгып киткән редакция хезмәткәрләре бөтен архивларын чыгарып ыргыткан.

Австралиядә Яңа елны 12 тулганчы бәйрәм итәргә тырышалар. Биредә яшәүче халык бәйрәм һәм ялларга карамастан, төнге унга кадәр ятып, иртәнге биштә торырга күнеккән. Австралиялеләр бары тик Яңа ел төнендә генә  00:10 га кадәр “гүләйт” итә.

Грециядә исә сәгать уклары уникене сугу белән, гаилә башлыгы, урамга чыгып, анар җимешен диварга бәрә. Орлыклары ишегалдына таралса, яңа елда гаиләгә бәхет ишелеп киләчәк.

Шотландиядә мичкәдә сумала яндырып, аны урамнар буйлап тәгәрәтәләр һәм шул рәвешле иске елны юк итеп, яңа елга юл ачалар. Шулай ук, сәгать телләре уникегә якынлашканда, йорт хуҗасы курантлар сугып бетергәнче ишекне ачып тота. Биредә яшәүчеләр арасында өйдән иске елны чыгарып, яңа елны кертергә кирәк, дигән ышану яши.

Нәрсә, Яңа ел төнен башка илдә каршылау теләге уяндымы? Әллә инде үзебездә генә Кыш Бабай белән Кар Кызын көтикме? Ни булса да, үзебезнең йолаларга җитми инде! Без китсәк, табын тулы ризыкны атна буе кем ашар?

Лилия Гыймазова әзерләде


Фикер өстәү