Президент тизлекне арттырамы?

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова брифингка йөрүче урыс телле журналистларга ипитозлык булса да татар телен өйрәнергә киңәш итте. Моның өчен махсус “Татарский с Дмитрием Петровым” дәресләре барлыгын искә төшерде ул. Хөкүмәт йортында узган брифингта киңәш биреп кенә калмадылар, илкөн вакыйгаларына аңлатма да бирделәр.

Атна башында – Үзбәкстанда, атна ахырында – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Татарстан Президентын Әбу-Дабидагы “Формула – 1” ярышында көтәләр. Анда ул машинада узышу өчен түгел, ә төрле сөйләшүләр, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен дә бара. Сүз уңаеннан, шушы арада Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ” машинасында да җилдерде. Брифинг барышында журналистлар: “Президент тизлекне арттырмадымы?” – дип тә кызыксынды. Лилия Галимова исә: “Спидометрын тикшермәдек. Рөстәм Нургалиевич – үз эшенең остасы. Рөхсәт ителгән тизлек белән йөргәндер”, – диде.

Бүген исә Президент – Уфада. Биредә ул “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында катнаша. Ул төркемнең рәисе.

– Утырышның пленар өлешендә Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләячәк. Шунысын да искәртик: Путин ислам дәүләтләре белән эшчәнлеккә зур игътибар бирә, – дип хәбәр итте Лилия Галимова. Россия төбәкләре арасыннан Башкортстан, Карачай-Черкес республикалары башлыклары чыгыш ясаячак. Пленар утырыштан соң премия тапшыру каралган. Ул Россия һәм ислам диннәре арасында үзара хезмәттәшлекне арттыруга, дин һәм цивилизацияара диалогны үстерүгә, мәдәни һәм милли традицияләрне баетуга өлеш кертүчеләргә тапшырыла.

Кабат автобус турында. Журналистлар Казан җәмәгать транспортын йөртүчеләргә бәйле мәсьәләгә ачыклык кертүне сорады. Тик әлегә төгәл җавап юк.

Үткәннәр өчен соңрак түлисе. 2013 елда Казанда Җәйге Универсиада уздыру өчен алынган кредитлар 2025 елдан түләнә башлаячак. Кредитларның төп өлеше 2023 елдан түләнә башларга тиеш иде. Лилия Галимова әйтүенчә, 2023 елда түләтсәләр дә, бюджет әзер иде. Әмма тагын ике елга кичектерү булу, һичшиксез, зыянга түгел.

Татарстан җитәкчелегенә 31 декабрьне ял көне итү буенча мөрәҗәгатьләр килмәгән. Лилия Галимова әйтүенчә, әлеге сорауга карата зур кызыксыну үзе үк ниндидер чаралар күрүне таләп итә. Бу хакта Дәүләт Думасында да фикер алышалар дип искәртте ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү