Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде. Бу хакта республика парламенты җитәкчесе бүген А. С. Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәгендә узган Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе утырышында әйтте.
«Без барыбыз да Пушкин, Чехов, Толстой, Достоевский сөйләшкән һәм язган бай телдә тәрбияләндек. Бөтен халыклар үзләренең әти-әниләренең туган телен — татар, чуваш, мордва, грузин телләрен белүе белән горурлана. Әмма безгә илебезнең дәүләт теле булган рус телен дә яхшы белергә кирәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Шул ук вакытта парламент башлыгы Татарстанда 170тән артык милләт һәм халык вәкилләре яшәвен әйтте. «Россиянең күп кенә башка төбәкләрендәге кебек үк, төрле халыкларның язмышы бергә үрелә. Иң яхшы традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният үзләштерелә, трансляцияләнә, берләшә. Бу безгә республикада һәм тулаем Россия Федерациясендә тормышны гармонияле рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә», — диде ул.
«Без дөрес юлда, төрле милләт кешеләре хакына телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итәбез. Төрле халыклар бәйрәмнәре диаспораларын гына түгел, барыбызны да бергә җыя. Без сезнең белән Татарстанның тугандаш халыклары гаиләсе белән яшибез, балалар тәрбиялибез һәм якты киләчәгенә ышанабыз», — диде парламент җитәкчесе.