«Мин үземне Россиядә калырга теләүчеләр рәтенә кертәм»

Матур булса да туган ил, кызыктыра башка җир. Россиядә яшәүче һәр дүртенче кешенең башка шәһәргә күченеп китү теләге бар икән. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Күченеп китү теләге белән күбрәк 25–34 яшь аралыгындагы кешеләр яна икән. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, аларны Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Краснодар кебек шәһәрләр кызыктыра. Торган урыннардан күченеп китүнең төп сәбәпләре итеп алар эшсезлек, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуын һәм начар экологияне атый. Гаилә, уку һәм эш сәбәпләре аркасында да күченеп китәргә теләүчеләр юк түгел. Ә сез башка җиргә күченеп китәр идегезме?

Гөлназ Гатина,  “Татар кызы – 2017”  бәйгесе җиңүчесе:

– Мин үземне Татарстанның чын патриоты дип атый алам. Шуңа күрә аны башка төбәккә алыштырасым килми. Монда минем күңелгә хуш килгән мохит, милли рух бар. Тормышымны шулардан башка күз алдыма китерә алмыйм, чөнки әллә нинди байлыкларың була торып та, рухи дөнья үз урынында түгел икән, бер дә рәхәт булмаячак. Сүз дә юк, башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә еш булам. Уфада узган “Татар кызы” конкурсында катнашканда ук, минем өчен Казаннан да якынрак җирлек булмавын аңладым.

Резеда Әлмиева,  КФУ студенты:

– Мин үземне Россиядә калырга теләүчеләр рәтенә кертәм. Әлегә мондагы тормыштан канәгать. Беренчедән, Татарстанда, башка төбәкләргә караганда, тормыш дәрәҗәсе югары. Пенсионерларга һәм күп балалы гаиләләргә генә түгел, яшь буын өчен дә уңайлы мохит бар. Икенчедән, җәмгыятькә кирәк икәнеңне тоясың. Проблемалар булмаса, аларны чишәр өчен кешеләр дә кирәк булмас иде бит. Әмма күпмедер вакыт узгач, Россиядән китәргә җыенам. Питер һәм Мәскәү кебек шәһәрләр кызыксындырмый. Чехия яки Швейцария кызыктыра мине. Җәлилдән Казанга күчүемне генә алыйк. Беренче сәбәп: бар Җир шарын күрәсе, өйрәнәсе килә. Уку-эш гадәти  хәлгә әйләнгәч, яңалык кирәк икән. Икенчесе – тирә-яктагы негатив кешеләр, дошманнар, сине көчсез итеп ясаган авырлыклардан качу. Яңа тормыш башлау, гадилектән арыну өчен китәсең дә инде. Татарстаннан күченеп китәргә авыр, ә менә Россиядән… Әгәр безнең ил яхшы якка үзгәрсә, мин  монда калырга әзер.

Гүзәл Рафикова, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире (Сарман районы, Әлмәт авылы):

– Беркая да күчәсем килми. Кайчакта Казанга, Чаллыга барып кунгалыйм. Бик яратам аларны, ләкин ике көннән артык тора алмыйм, авыл тарта. Әлмәт авылында 27 ел яшим. Авылдашлар да, син килен кебек түгел, монда туып үскән сыман, диләр. Сарманга килеп төшүгә сулышым иркенәя, рәхәт. Яныбызда урман, чишмәләр бар, табигать искиткеч матур. Томанга, төтенгә күмә торган икътисади зоналар юк, тыныч, чиста. Безнең шикелле урта   яшьтәгеләргә яшәү өчен бик уңайлы монда. Күңел ачу урыннары калада күбрәктер, безгә дә концертлар, театрлар килеп тора. Олыгайгач, шәһәр халкы да авылга тартыла башлый. Аларда да җирсү хисе барлыкка килә.

Азамат Садыйков, Казан:

– Мин сәяхәт итәргә яратам. Россия төбәкләреннән тыш, 15 илдә булдым. Күченеп тә китә алыр идем. Моның өчен Норвегияне сайлар идем. Ни өчен нәкъ менә ул илме? Чөнки табигате, климаты ошый. Норвегия яшәү дәрәҗәсе буенча иң яхшы биш ил исемлегенә керә. Анда коррупция аз, хезмәт хакы югары, экология яхшы, куркынычсызлык югары дәрәҗәдә, сәламәтлек саклау дәрәҗәсе, юл йөрү бәяләре арзан. Россиядә кеше хокукларын сакламыйлар, ришвәтчелек, хәерчелек зур. Аннан соң мин үзебездә җәйне, төгәлрәк итеп әйтсәк, эссене яратмыйм.

Дәниф Шәрәфетдинов, җырчы:

Сәхнәдә туган ил, туган авылым дип җырлаган кеше буларак, мин үземнең кайдадыр күченеп китүемне күз алдына да китерә алмыйм. Тукай да бит юкка гына, “безгә анда мондагыдан эш кыен. Мондагы ун урынына анда бит унбиш шпион” дип язмаган! Кая гына барсаң да, артыңнан кара сакалың ияреп бара. Башка шәһәрдә, чит илләрдә колач җәеп каршы алырлар дип өметләнү дә дөрес түгел. Кыскасы, каядыр качканчы, мондагы тормышны яхшырту өчен үзеңнән өлеш кертергә кирәк.

 


Фикер өстәү