Киңәшнең артыгы булмый. Министрлыклар халыктан тәкъдим җыя

Социаль юнәлештә эшләүче Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыкларының 2020 елга эшчәнлекләренең төп юнәлешләрен республикабызда яшәүчеләр үзләре үк билгели ала.

31 октябрьдә республикада менә шушы алты министрлыкның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Шул рәвешле Татарстанда яшәүчеләр юнәлешләр арасыннан кайсыларының мөһимрәк икәнен, ә кайсыларын кичектереп торырга да мөмкин булуын Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (https://open.tatarstan.ru/polls) тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк.

Министрлыкларның теге яки бу эш юнәлешләрен сайлап алу өчен иң элек Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлеп, “”Опросы жителей” бүлегенә күчәргә һәм шунда тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү 29 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Белгечләр тәкъдим иткән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү белән беррәттән, үз тәкъдимеңне дә язып калдырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бу эшне Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының мобиль кушымтасы да башкарып була.

Тавыш бирү халыкны дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын булдыруга җәлеп итү проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Аның беренче этабында Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән белгечләр ведомстволарның 2020 елга максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Шуннан тәкъдимнәр министрлыкларның иҗтимагый советлары утырышларында каралып, шуларның йомгаклары буенча онлайн-тавыш бирүгә чыгарылган. Иң күп тавыш тәкъдимнәрне декабрь аенда кабат тикшерәчәкләр.

Шулай итеп, министрлыкларның һәркайсы өчен киләсе елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк. Соңыннан  хакимият органнары республикада яшәүчеләр белән бергәләшеп булдырылган максатлар һәм бурычларның ничегрәк тормышка ашырылуы һәм расланылган индикаторларны үтәү йомгаклары турында   халык алдында хисап тотарга тиеш булачак.

Проект турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән махсуc порталда (https://publictasks.tatarstan.ru/), шулай ук ведомстволар сайтларындагы  “Публичное формирование целей и задач” бүлегендә танышырга була. Шунда ук Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән өстенлекле бурычларын үтәү нәтиҗәләре белән дә танышырга мөмкин.

Безнең белешмә:

2018 елда республикада Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2019 елга максатларын һәм бурычларын булдыруга халыкны җәлеп итү һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроленә алу буенча пилот проекты башланды. Халыкны идари карарлар кабул итү, республиканы үстерү процессларына җәлеп итү колачын киңәйтүгә  юнәлдерелгән  бу проект Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә тормышка ашырыла. Аның кысаларында проектта катнашучы һәр министрлык өчен җидешәр өстенлекле бурыч билгеләнгән, һәм алар агымдагы елда үтәлеп килә. 22 меңнән артыграк кеше өстенлекле бурыч-максатларны хуплап тавыш биргән.

Пилот проектында халык белән үзара тыгыз элемтәдә эшләүче дүрт ведомство: Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Мәдәният министрлыклары катнашты. Киләсе елда проектны тормышка ашыру дәвам иттереләчәк. Бу юлы 2019 елда проектта катнашкан дүрт министрлыкка әле тагын  Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыклары да өстәлә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы:

Министрлыкның өстенлекле бурычларыннан берсе – балалар поликлиникаларында җиһазларны 5,0 проценттан 20 процентка кадәр яңарту. Моның өчен 2019 елда Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм республиканың 8 муниципаль районындагы  30 балалар поликлиникасы һәм поликлиника бүлеге өчен 123 берәмлек медицина җиһазын сатып алына.

Министрлык планлы амбулатор ярдәм күрсәтүдә белгеч-табибны көтү вакытын киметү һәм халыкның медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына канәгатьлеге хисен арттыру бурычын хәл кылуны медицина оешмасының яңа – “Сакчыл поликлиника” моделенә күчүдә күрә. 2019 елдан 2024 елга кадәр 103 медицина оешмасында һәм аларның бүлекләрендә яңа модельне этаплап гамәлгә кертү күздә тотыла.

Үзәктән еракта яшәүче авылларда яшәүчеләргә комплекслы диспансеризация үткәрү өчен беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүче 4 “Мобиль поликлиника” сатып алынган. “Көпчәкле” поликлиника 6 районда – Буа, Тәтеш, Спас, Әлмәт, Чүпрәле, Актаныш районнарында булырга өлгергән инде. 7 октябрьгә тупланган мәгълүматларга караганда, мобиль комплекслар табиблары 5806 кешенең сәламәтлеген тикшергән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы:

Агымдагы елда Мәгариф һәм фән министрлыгына 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен яследә урыннарны арттыру (44 проценттан 55 процентка кадәр) бурычы куелган. Моның өчен быел Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм 8 муниципаль районда 4330 урынга (шуның 2230ы – 3 яшькә кадәрге балалар өчен) исәпләнгән 21 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы файдалануга тапшырылган. 2019 ел ахырына кадәр Казан һәм Әлмәттә әле тагын 6 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Татарстан Мәдәният министрлыгы:

Министрлык, музейларга йөрүче мәктәп яшендәге балалар санын арттыру максатыннан, 18 яшькә җитмәгән затларны, 1 июньнән башлап, Татарстан Республикасы дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга бушлай кертүне (экскурсия хезмәте күрсәтүдән тыш) оештырган. 2019 елда һәр айның беренче сишәмбесе барча кеше өчен бушлай керү көне итеп билгеләнгән.

Министрлыкның халык белән бергәләшеп булдырылган икенче бер бурычы кысаларында дәүләт мәдәният оешмалары хезмәте бәясенә, оешмага гаилә белән килгәндә, бонус системасы – гаилә абонементлары гамәлгә кертелгән. Беренче этапта бонус системасы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында булдырылган – аларның һәркайсында үзләренең бонус һәм ташламалар системасы бар. Гаилә абонементларын сатып алу шартлары турында тулырак мәгълүматлар белән әлеге театрларның кассаларында танышырга була.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы:

Министрлык, пенсионерларның сәламәтлеген ныгыту бурычы кысаларында, 2019 елның 9 аенда, 3 499 пенсионерны санаторий-курорт юлламасы белән тәэмин иткән, ел ахырына кадәр тагын 1,8 мең чамасы юллама сатып алу планлаштырыла.

Министрлыкның төп гавами бурычларыннан берсе – тормышта авыр хәлләрдә калган балаларны гаиләгә урнаштыру. Бурыч кысаларында социаль приютларда тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашында уртак чаралар, шулай ук Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белән социаль приютларның уртак чаралары үткәрелә. 2019 елның 9 аенда балалар һәм социаль приютлардан гаиләләргә урнаштырылган балигъ булмаганнар өлеше 94,1 процент тәшкил иткән.


Фикер өстәү