Порошок кебек алкоголь җитештергән өчен штраф салачаклар

Россиядә составында спирт булган порошок сыман алкоголь җитештергән өчен административ җаваплылык турында закон үз көченә керәчәк. Россия Президенты Владимир Путин кул куйган документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Закон Административ хокук бозулар буенча Россия Кодексының “Спиртлы порошоксыман алкоголь җитештерү яки әйләнешкә кертү” маддәләрен тулыландырачак.

Гражданнар өчен штрафлар 5-20 мең, вазифаи затларга 20-50 мең, юридик затларга 200-500 мең булачак. Шул ук вакытта, җитештерелгән продукцияне конфискацияләү ихтималы да бар.

Алдарак Россия Министрлар кабинеты хәбәр иткәнчә, спиртлы порошоксыман продукция сәламәтлек өчен зыянлы. Чөнки кулланучы “коры алкоголь” куллануның ысулын һәм күләмен үзе теләгәнчә үзгәртергә мөмкин.

 


Фикер өстәү