Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кайчан һәм ничә сумга артачагы билгеле

Киләсе елның 1 июленнән илдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү уртача 4 процентка артачак. Тарифлар Чечня (арту – 6,5 процент), Кабарда-Балкар (5,4 процент), Дагыстан (5,2 процент) һәм Ингушетиядә (5,1 процент) аеруча күтәреләчәк. Татарстанда ул 4 процентка артыр дип көтелә.

 

Моны ил күләмендә алып барылган тарифларны тигезләү сәясәтенең “җимеше” дип аңлаталар. Яшерен-батырын түгел, Төньяк Кавказ республикаларында ТКХ тарифлары элек-электән бик аз күләмдә артып барды. Чагыштыру өчен: бездә бер гаилә коммуналь түләүләргә аена уртача 4,4 мең сум акча сарыф итә. Шул ук вакытта Дагыстан белән Ингушетиядә яшәүчеләр бу хезмәтләр өчен аена – 2,4 мең сум, Кабарда-Балкар халкы – 3,4 мең сум, Чечняда яшәүчеләр 3,7 мең сум түли.

Кайсы хезмәтләр өчен түләүләр аеруча артачак соң? Әлеге сорауга төгәл генә җавап бирү кыен. Ник дигәндә, ил хөкүмәте башлыгы имзалаган документ төбәк өчен уртача тариф күләмен генә билгели. Аны нәрсә хисабына арттыруны инде һәр төбәк үзе хәл итәчәк. Бер җирдә җылылык өчен хаклар артса, икенче төбәктә чүп түгү кыйммәтләнергә мөмкин. Төп шарт кына үзгәрешсез кала: бәяләр төбәк өчен билгеләнгән индекстан артып китмәскә тиеш.

Искәрткәнебезчә, Татарстанда коммуналь түләүләр уртача 4 процентка артыр дип көтелә. 2019 елда да тарифлар шул чама арткан иде. Башта 1 гыйнвардан 1,7 процентка җылылык өчен тарифлар артты. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр тагын 2,88 процентка кыйммәтләнде. Бу юлы инде җылылыктан тыш, ут, су һәм канализация өчен түләү дә артты. Сүз уңаеннан, быел коммуналь хезмәтләр исемлегенә “каты калдыклар чыгару” дигән бүлек тә өстәлде. Билгеле булганча, хәзер чүп түккән өчен торак мәйданына түгел,  фатирда яки йортта теркәлгән кеше санына карап түлисе. Узган ел коммуналь түләү кәгазенә “вентиляция каналларын һәм төтен юлларын төзәтү” дигән тагын бер яңа пункт өстәлде. Бу хезмәт өчен түләү һәр квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен тәшкил итә.

Казанның “Салават күпере” торак комплексында яшәүче Илфат Хәбибрахманов – бу яңалыктан кәефе кырылган бик күпләрнең берсе. “Узган ел кыш көне түләү кәгазен күреп, чәчләр үрә торган иде инде”, – ди ул.  Декабрь ахырында яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир алган. Вак-төяк кимчелекләрне төзәтеп, яңа фатирга күченгәнче февраль җиткән.

– Шушы яшәмәгән бер ай өчен 84 квадрат метр мәйданлы фатирыбызга 10200 сумлык коммуналь түләү кәгазе килеп төште. Икенче көнне ук идарәче компаниянең хисапчысы янына бардым. Баштарак: “Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмагансыздыр”, – дип кенә котылмакчы иде. Электрон почтаны ачып, вакытында тапшыруымны дәлилләгәч: “Счетчик ватыктыр, тикшертергә кирәк”, – диде. Бу саннарның кайдан алынуын барыбер аңлатучы булмады. Гариза язуның да файдасын күрмәдем. 25 мең сум хезмәт хакымның яртысын коммуналь түләүләргә генә чыгарып салырга туры килде. Әле бит ипотека да түлисе бар. Хатыным – декрет ялында, өч бала үстерәбез, – дип аптырый тренер булып эшләүче гаилә башлыгы.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, тарифлар арту – икътисади яктан фаразлап, нигезләнеп кылынган гамәл түгел.

– Хөкүмәт электр энергиясе, бензин, ягулык бәяләренә хакларны, киресенчә, киметергә тырышырга тиеш. Ил күләмендә алсак, бу халыкның сатып алу дәрәҗәсен тагын да киметәчәк. Болай да инде пенсияләр, бюджет тармагындагы хезмәт хаклары андый темпта артмый. Бу инфляциянең артуына да китерәчәк. Киләсе елга аны 4 процентка төшә дип фаразлыйлар. Миңа калса, азык-төлек бәяләре артудан чыгып исәпләнсә, ул 4 кенә түгел, 10–15 процентка җитәргә мөмкин. Коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнү балалар бакчасына хакларның артуына да китерер, мөгаен. Шулай да иң беренче чиратта азык-төлеккә, без куллана торган башка хезмәтләргә бәя артачак, – дип фаразлый белгеч.

 

Динә Шәкүрова


Фикер өстәү