Бүген Татарстанның 82 сайлау участогында үзара салым буенча референдумнар уза.
Татарстанның “Чиста сайлаулар өчен” штабы җитәкчесе Марсель Гәрәев сүзләренчә, халык сайлауларда актив катнаша.
— Быел безнең күзәтүчеләр алдында референдумның ничек узуын гына бәяләү түгел, ә үзара салым программасы буенча халыкның фикерен дә белү бурычы тора. Алар кешеләрнең актив булуын билгеләп уза, – ди ул.
Шулай ук халык әлеге программаның авыл җирләре өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын да искәртә.
— Кайдадыр юллар проблемасы хәл ителгән, кайдадыр урам утлары каралган, кайдадыр спорт объектларын төзегәннәр. Кешеләр мөһим эшләрне үзләре сайлый, – ди Марсель Гәрәев.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat