9 яшьлек малай реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә урнашкан. Табиблар аның хәлен авыр, әмма уңай динамикада дип атыйлар.
3 декабрь көнне Благовещенск аквапаркында йөзә белмәгән бала караучысыз калып, бассейнга керә һәм бата башлый. Малай судан аквапаркның инструктор-коткаручысы чыгара. 9 яшьлек малайны кома хәлендә хастаханәгә салалар.
Тикшерү Комитеты «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы» маддә буенча җинаять эше кузгаткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat