Канал эчендә канал: ТНВ хәзер телевизор пультының тагын бер төймәсендә күрсәтә

Әлегә – өч сәгать, алары да урысча тапшырулар өчен. Тик киләчәктә киңәергә исәп бар. 29 ноябрьдән “Яңа гасыр” телеканалы (ТНВ) тапшыруларын “ОТР”да (“Россия иҗтимагый телеканалы”) карау мөмкинлеге туды. “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов моңа ничек ирешүләре хакында матбугат очрашуында сөйләде.

Бүген ТНВ телевизорның 21нче төймәсендә тапшырыла торган төбәк каналлары арасында бар. Ә хәзер җирле яңалыклар һәм иҗтимагый-күңел ачу тапшырулары ОТР эфирында 9нчы төймәдә барлыкка килде.
ТНВ бу каналда тамашачылар өчен иртәнге якта “Здравствуйте!” тапшыруын, аның кысаларында 10 минутлык хәбәрләр чыгарылышын, кичен исә ток-шоу форматындагы тапшырулар, хәбәрләр чыгарылышын тәкъдим итәчәк. Ял көннәрендә “7 дней” тапшыруын карап булачак. Кичке тапшырулар вакытын озайтырга да телиләр. Ягъни, праймтайм – кичке җидедән соң да ТНВ программалары күрсәтелергә мөмкин.

– Билгеле булганча, ОТР – җәмгыятькә һәм гади кешеләргә йөз тоткан федераль телеканал. ОТРның да, ТНВның да миссияләре охшаш: каналга актив тормыш позициясе булган кешеләрне җәлеп итеп, җәмгыять формалаштыру. Без мәгълүмат җиткерүгә, мәгърифәт һәм белем бирүгә басым ясыйбыз. Ике каналның да нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре ята. ТНВның шигаре итеп юкка гына: “Тормышны безнең белән яхшы якка үзгәрт” – дигән сүзләрне сайламадык бит, – дип әйтте Илшат Әминов.

Сер түгел, ОТР – югары рейтинглы канал саналмый. Биредә рекламага карата да чикләр бар. Әмма ре йтинглар үсәр һәм уңай үзгәрешләргә китерер дип ышаналар. Бәлки әле татар телле контентка да урын табылыр.

– Бу каналның урыс телендә генә булуы дөрес түгел дип саныйм, чөнки төбәкләрдә милли телләрдәге телеканаллар да эшләп килә. Аларның үз телләрендә программаларны эшләргә хокукы бар дип саныйм. Аның өчен, беренчедән, телеканалның лицензиясен үзгәртергә кирәк, чөнки анда урыс телендә генә эшләү турында язылган. Татарча тапшыруларга килгәндә, безне ишетерләр дип уйлыйбыз. Милли проблемалар турында исә урыс телендә дә сөйләргә мөмкинлек бар, – дип әйтте Илшат Әминов.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү