Рөстәм Миңнеханов: Шәһәр халкы катнашса, ишегаллары тагын да ямьлерәк булыр иде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Безнең ишегалды» программасында халык та үз өлешен кертсә, тагын да яхшырак булачак. «Әгәр шәһәр халкы катнашса, ишегаллары тагы да ямьлерәк булыр иде», — диде ул «Корстон» да ТР муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында.

«Күләмле, илдә тиңдәше булмаган программалар арасында „Безнең ишегалды“ программасы бар, ул өч елга исәпләнгән. 6 мең 772 күп фатирлы йорт ишегалларында эшләр уздырырга тиешбез. Җирле органнарга халыкны шушы программа гамәлгә ашырылуга актив җәлеп итәргә кирәк — проектлаудан башлап, эшләрнең сыйфатына контрольгә кадәр», — ди Президент.

Ул җиде төрле эш каралганын искәртте: юллар, тротуарларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыклары, эскәмия, чүп савытлары кую, өлешчә яшелләндерү. Бу эшләргә якынча 70 млрд сум акча юнәлтү ниятләнгәнен әйтте.

«Шәһәр, район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: авыл җирлекләре үзара салым программасында катнашып, зур бурычларны хәл итә. Әйе, без өч елда ишегалларын төзекләндерү программасын ябачакбыз. Яктырту, юллар, спорт мәйданчыкларын эшләячәкбез. Ләкин әле башка эшләр дә комачауламас иде. Әгәр шәһәр халкы бу программада катнашса, безнең ишегаллары тагы да ямьлерәк булыр иде», — ди Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Яшел Үзәндә, Казанда андый мисаллар бар. Президент халыкны мөһим проектларга җәлеп итү мөһимлеген әйтте. Территорияләр проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән үзара салымга туры финанс коралы итеп карарга кирәкми, ди ул. Президент әйтүенчә, үзара салым ул — бу акча җыю түгел, бурычларны хәл итү буенча иреке проект. «Үзара салым проекты уңышлы проект дип саныйм», — ди Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү