Миңнеханов: Әгәр Президент булырга телисең икән, район башлыгы булып эшләргә кирәк

Президент булырга телисең икән, район башлыгы булып эшләргә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән зур матбугат конференциясендә белдерде. «Әгәр Президент буласаң килсә, район башлыгы мәктәбен узарга кирәк. Башлык тәҗрибәсе бик мөһим», — диде Татарстан Президенты.

«Биредә без кешеләр белән эшләмибез, без кул астындагылар белән эшлибез, ә башлыклар кешеләр белән эшли. Аларда җирлек бар, алар бөтен хәлне белә. Вәкаләтләр юк, дип ничек әйтергә була? Барлык вәкаләтләр дә бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Татарстан Президенты Менделеевск районы җитәкчелеген юллардагы аварияләрне киметү буенча начар эш өчен тәнкыйтьләгән иде. Ул Менделеевск районы башкарма комитеты башлыгына яңа эш эзләргә киңәш итте.

«Бу эш сиңа ошамый икән, эшләмә. Мине бит Президент булып эшләргә беркем дә мәҗбүр итми. Мин район башлыгы булып эшләдем, Президент Шәймиев миңа районны ышанып тапшырды, миңа эш бик ошады», — диде матбугат конференциясендә Миңнеханов.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү