Рөстәм Миңнеханов район мәктәпләре һәм хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрнең баш табибларына һәм авыл мәктәпләре директорларына ашыгыч медицина ярдәменең яңа автомобильләре, күчмә флюорографлар һәм мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.

«Яңа ел алдыннан күңелле нәрсәләр эшлисе килә. Ашыгыч ярдәм машиналарының зур партиясен тапшырдык инде. Алар Чаллы һәм Алабуга өчен дә бик кирәк иде, без аларны бүген тапшырабыз. Без зур шәһәрләрдә генә түгел, ә ерак авылларда да югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тиеш. Флюорография комплекслары график буенча иң ерак авылларга да барачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме станциясе 42 яңа машина алды, Алабуга район үзәк хастаханәсенә тагын 8 автомобиль бирелде. Республика туберкулезга каршы диспансеры 7 яңа күчмә флюорографлы булды.

Татарстанның ерак авылларыннан йөреп укучылар өчен бүген район мәктәпләренә 25 автобус тапшырылды. Хәзерге вакытта республиканың мәктәп автобуслары автопаркы 790 транспорт чарасыннан тора, алар 22 меңгә якын укучыны 852 маршрут буенча йөртә.

«Һәм иң мөһиме, балалар — безнең киләчәгебез. Бүген без шулай ук балаларны йөртү өчен автобуслар тапшырабыз. Кызганыч, без һәр авылда да яхшы уку йорты булдыра алмыйбыз, әмма безнең автомобильләр мәктәпләргә барып җитү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Балаларны йөртү системасы төзелгән, әмма без яңарту юнәлешендә актив эшлибез. Бөтен эш республикабызда яшәүче кешеләр файдасына бара», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«Мин барыннан да элек Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга без һәркайсы белән эшли торган милли проектлар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар барысы да һәр төбәктә, шул исәптән Татарстанда да тормыш сыйфаты яхшыруга юнәлдерелгән», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү