Казанда транспорт картасына онлайн-режимда акча салып була

Казанда транспорт картасын Интернет аша тулыландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Банк картасыннан счетны «Транспорт картасы» сайтындагы «Кичектереп түләү сервисы» бүлегендә тулыландырырга мөмкин. Әлеге операцияне башкарганда комиссия алынмый.

Картага күчерелгән акчаны активлаштыру өчен, кондукторга хәбәр итеп, әлеге хезмәттән файдалануың турында әйтергә кирәк.

Кондуктор терминалны тулыландыру режимына күчерәчәк, шуннан соң пассажир картаны валидаторга куярга тиеш. Анда «Ресурс тулыландырылды» дигән язма чыгачак. Шуннан соң картаны янә терминалга куярга һәм билет бәясен түләргә кирәк.


Фикер өстәү