Татарстанда биш катлы йорт биеклегендә чыршы куйганнар

Түбән Камада биш катлы йорт биеклегендәге (16 метрлы) “алтын” чыршы пәйда булган. Кәүсә-ботаклары, уенчыклары, утлары – һәммәсе алтынсу төстә эшләнгән урман сылуы “СемьЯ” үзәк паркында балкып утыра. Янәшәсендә таучыклары, лабиринтлары, “Касә” аттракционы һәм фотосурәткә төшү урыннары белән боз шәһәрчеге булдырылган. Ә инде нефтехимиклар шәһәренең Яр буенда кызыл чыршы “үсеп” чыккан. Монысы биеклеге ягыннан шәһәрдәге урман “гүзәл”ләре арасында икенче урында тора, 14 метрлы.

(e-nkama.ru)


Фикер өстәү