Казан элемтә техникумында 5 яңа остаханә ачылды

Быел “Яшь профессионаллар” проекты кысасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының төбакара компетенцияләр үзәге грант алучылар санына кергән иде. Шул исәптән техникумда 5 яңа остаханә ачылган.
Конкурс Россия мәгарифенең сыйфатын һәм көндәшлеген арттыруга, кадрлар составын яңартуга, белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән иде. Грантта катнашу карарын техникум җитәкчелеге 2019 елның гыйнвар ахырында кабул иткән.
Бу мөмкинлек студентлар һәм мөгаллимнәр өчен шартларны яхшырту мөмкинлеге бирә. Хәзер техникумда яңа махсус уку сыйныфлары һәм лабораторияләр булдырылган.
– Әлеге җиңү безгә 5 яңа остаханә ачарга булышты. Монда төбәк икътисады өчен квалификацияле урта буын белгечләре әзерләнәчәк. Болар XXI гасыр компетенцияләрен формалаштыруга, заманча белем бирү технологияләрен кулланып лаборатор эшләр һәм практик дәресләр үткәрергә, “Ворлдскиллс” стандартлары буенча күрсәтмә имтихан нигезендә аттестацияләр уздыру мәйданчыгы булдырырга ярдәм итә, – ди Казан элемтә техникумының укыту үзәге җитәкчесе Дамира Рамазанова.
Җиде дистәдән артык эш урынына исәпләнгән остаханаләрдән педагогик хезмәткәрләр, җитештерүгә өйрәтү осталары, шулай ук белем бирү программаларын тормышка ашыруга җәлеп ителгән башка затлар да файдалана ала.
27 декабрь көнне техникумда мәгълүмати кабель челтәрләре, челтәрле һәм системалы администрацияләү, компьютер һәм мультимедиа кушымталары эшләү һәм башка юнәлешләр буенча остаханәләр ачу тантанасы узды.
Ләйсән Сафина


Фикер өстәү