Путин кредит түләгәндә иминият өлешен кире кайтару турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин заемчыга кулланучылар кредитын яки ипотекасын вакытыннан алда түләп бетергәндә иминиятнең бер өлешен кире кайтару мөмкинлеген бирә торган законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылды.

Хәзер заемчы кредитны вакытыннан алда түләп бетергән вакыттан ике атна эчендә иминият килешүеннән баш тарта һәм гариза биргәннән соң җиде эш көне эчендә иминиятнең бер өлешен ала ала.

Моннан тыш, яңа закон буенча кулланучылар кредиты, иминият премиясеннән башка, арттырылган процент ставкасы буенча бирелергә мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Путин россиялеләргә тиешле ташламалар хакында мәгълүматны алу турындагы законга кул куйды.


Фикер өстәү