Матурлыкны саклап калу өчен ниләр эшләргә?

Күпләр: “Матурлык туйда гына кирәк”, –  дип әйтергә яратса да, адәм баласының мәңге яшь, матур булып каласы килә. Аеруча гүзәл затларның тынычлыгын ала бу теләк. Матурлыкларын саклап калу өчен ниләр генә эшләми алар: уколын да кадата, төрледән-төрле кремын да куллана. Косметологлар исә көндәлек тормыштагы кайбер гадәтләрдән арынмасаң, алда телгә алган чаралар белән генә бит тиресен яшәртеп булмый, дип кисәтә.

Күзләрне уу. Иртүк йокыдан торышка иң беренче эш итеп нәрсә эшлисез? Күпләр һичшиксез ике кулы белән күзләрен уарга тотынадыр. Күз кабагы һәм аның янәшәсендәге тән тиресе белән аеруча сак булырга кирәк. Йөзебезнең иң нечкә, сизгер өлеше бу. Аларны һәрчак дымландырып торырга кирәк. Тиешле тәрбия алмаган очракта, күз тирәсендә 20–25 яшьтә үк җыерчыклар пәйда булырга мөмкин. Битне фәкать бүлмә температурасындагы су белән генә юарга кирәк. Салкын су тиешкә, ирексездән күзләр кысылачак. Бу исә җыерчыклар пәйда булу өчен менә дигән шарт! Битне юганнан соң аны уып түгел, җиңелчә генә суккалап сөртергә кирәк.

Мендәргә йөз белән капланып яту. Җыерчыкларның көтмәгәндә “һөҗүм” итә торган гадәте бар. Алар йоклаганда аеруча күп чыга. Косметологлар шундый кызыклы күзәтү ясаган. Ян-якка ятып йоклаган кешенең ияк һәм бит алмаларында җыерчык пәйда булырга мөмкин икән. Йөз белән мендәргә капланып йоклаучыларның исә ике каш арасы белән муенына куркыныч яный. Шуңа күрә косметологлар аркага ятып йокларга киңәш итә. Яшьрәк чакта “йокы җыерчыклары” тиз арада таралып юкка чыга. Олыгайган саен исә алардан котылып булмый диярлек. “Йокы җыерчыклары”ның тагын бер начар ягы бар. Мимика җыерчыкларыннан аермалы буларак, алар мускулларның тартылуына бәйле түгел. Шуңа күрә аларны хәтта ботокс кебек замана чаралары да тигезли алмый.

Гаджетлар белән мавыгу. Компьютер каршында утырганда муен алга чыга, телефон, планшет кебек гаджетларны актарганда исә баш иелгән хәлдә була. Бу вакытта арка мускуллары йомшый. Нәтиҗәдә  муенда җыерчыклар пәйда була. Шуңа күрә гаджетлар белән эшләгәндә гәүдә һәрчак туры, ияк белән муен арасындагы почмак 90 градус булырга тиеш.

Сагыз чәйнәү. Сагыз чәйнәгәндә казналыкка чамадан тыш зур басым ясала. Чәйнү мускуллары исә киеренке халәттә тора. Бу исә ирен читендә вак җыерчыклар пәйда булуга китерә.

Түбәндәге маскалар ярдәмендә биткә тиз арада яңа сулыш өрергә мөмкин:

* Әчетелгән кәбестәне 15 минутка биткә куеп торыгыз. Кәбестә белән матавыкланып ятасыгыз килмәсә, йөзегезгә тозлы су сөртсәгез дә була. Бит тиресе яшәреп, матурланып киткәндәй булыр.

* 0,5 литр сөткә 0,5 литр су кушып, бераз җылытырга, 1 г лимон кислотасы яки серкә өстәргә. 2–3 сәгать үткәч, барлыкка килгән массаны сыгып, 2 г бор кислотасы, 2 г үсемлек мае, 5 г глицерин өстәп, тирегә сөртергә. Бу маска бит тиресен йомшарта.

* 2 чәй кашыгы эремчекне, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатасы да 10 тамчы 2–3 процентлы водород перекисе тамызасы. Битне юып чистарткач, масканы биткә сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак аны җылы су белән юып төшерегез. Эремчек бит тиресен тукландыра, матур төс кертә.

Биттәге җыерчыкларны махсус гимнастика ярдәмендә дә киметеп була (рәсемдә). 


Фикер өстәү