Авитаминоз: аны ничек «танырга» һәм ничек котылырга?

Беренче карашка, яз безгә көч-куәт өстәргә, күтәренке кәефкә алып килергә тиеш кебек. Әмма без бу чорда еш кына, киресенчә, хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнү кебек нәрсәләрдән интегәбез.

Мондый халәтнең сәбәбе – авитаминоз. Кышны чыкканда организмда тупланып килгән витамин кытлыгы үзен әнә шулай сиздерә.

 

Язгы авитаминоз билгеләре нинди соң?

*моңа кадәр үзебезгә канәгатьлек хисе китергән әйберләр һәм шөгыльләргә карата кызыксыну югалу;

*суык тию һәм томау төшүдән арына алмау;

*организмдагы бер яки берничә хроник чир көчәю;

* авырлык белән генә йокыга талу һәм иртән авыр тору;

*төнге өченче ярты белән дүртенче ярты арасында еш уяну;

*тән тиресе бетчәләү яки корышу;

*чәчләр сыну һәм тырнаклар катламлану;

*эч кибү, эч китү һәм гастрит;

*уртлар канау;

*игътибарсызга әйләнү;

*еш кына баш авырту;

*колак чыңлау һәм җиңелчә генә баш әйләнү.

Шулар арасыннан ике генә билгенең пәйда булуы да язгы авитаминозга каршы тиешле чаралар күрергә кирәклеге турында сөйли.

 

Язын нинди витаминнар җитми?

Түбәндәге таблицада төп витаминнар һәм минераллар, организмга аларның җитмәү билгеләре, шулай ук әлеге витаминнарның нинди продуктларда булуы күрсәтелгән.

Витамин Витамин җитмәү билгесе Витамин микъдары иң зур булган продуктлар
D витамины Чәч-тырнаклар сыну, тән тиресе бетчәләү, битарафлык, кәефсезлек, нык тирләү (зурлар гына түгел, балалар да) Балык мае, кызыл балык, йомырка сарысы, кызыл һәм кара уылдык, майлы сырлар, кәҗә сөте, әтәч гөмбәсе
А витамины (ретинол) Томау төшү, борын тыгылу, тән тиресе корышу, чәчләр сыну, күзләрнең күрү сәләте начараю, тырнаклар катламлану, еш суык тию Кишер, кабак, татлы кызыл борыч, абрикос, тавык бавыры, тәрәч бавыры, майлы сырлар, атланмай, эремчек, пастеризацияләнмәгән сөт
Е витамины (токоферол) Хәлсезлек, тиз алҗу, мускуллар авырту Үсемлек мае, җир чикләвеге (арахис), бадәм (миндаль), урман чикләвеге, зәйтүн җимеше, авокадо
В1 витамины (тиамин) Хәтер начараю, тиз алҗу, баш авырту, колак чыңлау, аяк-кул ою Эрбет, пестә (фисташка), җир чикләвекләре, көнбагыш, борчак, солы көрпәсе
В12 витамины Аяк-кул ою-чәнчү, баш әйләнү, хәлсезлек, укшыту, тән тиресе төссезләнү, аппетит булмау; хатын-кызларда – күрем циклы бозылу Сыер бавыры, диңгез продуктлары, сарык ите, тунец, скумбрия балыклары, сыер ите, йомырка, каты сырлар
В6 витамины (пиридоксин) Йокысызлык, тән тиресе бетчәләү, кавык, тән тиресе ялкынсыну һәм кызару, уяулык югалу Сарымсак, ногыт борчагы (фасоль), пестә, әстерхан чикләвекләре, йомырка сарысы, бодай көрпәсе
В2 витамины (рибофлавин) Аппетит начараю, ябыгу, авыз һәм иреннәрнең лайласыман тышчасы ялкынсыну; балаларда –  үсеш тоткарлану Сыер бавыры, ак гөмбә, йомырка порошогы, бадәм, бодай көрпәсе, күрәгә
С витамины (аскорбиновая кислота) Томау төшү, борын тыгылу, иммунитет йомшару, уртлар канау, еш салкын тию, тән тиресе кипшенү Гөлҗимеш, сырганак, татлы борыч, киви, укроп, кара карлыган, брюссель кәбестәсе, әфлисун
К витамины Борын канау, җәрәхәт начар төзәлү, уртлар канау, эчәктән кан килү Петрушка, кресс-салат, шпинат, кинза, эрбет чикләвеге, рәйхан (базилик), кәбестә
РР витамины (никотин кислотасы, В3 витамины) Эч китү, тән тиресе бозылу, аппетит югалу, хәлсезлек, сару кайнау, йокысызлык, укшыту Ак гөмбә, җир чикләвеге, көнбагыш, борчак, йомырка порошогы, сыер бавыры, тунец, күрәгә
Тимер Хәлсезлек, тән тиресе төссезләнү, тиз алҗу, колак чыңлау, сулыш кысылу, хәтер начараю, аппетит югалу Көнҗет, диңгез кәбестәсе, бодай көрпәсе, җир чикләвеге, борчак, йомырка порошогы, күрәгә, гөмбә
Цинк Томау төшү, борын тыгылу, тәм һәм ис сизүнең начараюы, кавык, тән тиресе бетчәләү Бодай көрпәсе, эрбет чикләвеге, борчак, көнбагыш, Голландия сыры, йомырка порошогы, сарык ите

Фото: https://liter.kz/


Фикер өстәү