Гомер балыктан кыйммәтрәк

Бу арада гына да боз өстенә балык тотарга чыккан 5 кеше батып үлгән. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре иминлек турында һәрдаим кисәтеп торалар. Әмма әйтә торуга карамастан, кешеләр бата тора.

Бу атнада Казанның Киров дамбасы янында боз астына киткән бер балыкчының мәетен водолазлар тартып чыгарды. Аны көндез, ярдан 200 метр ераклыкта алты метр тирәнлектән эзләп таптылар. Тагын бер фаҗига Алексеевск районында булды. 62 яшьлек ир-ат, балык тотам дип, юка боз өстеннән 1,5 чакрым ара узган. Ул хәтта кисәтү турындагы язуларга да игътибар итмәгән. Водолазлар аның мәетен Кама елгасында 10 метр тирәнлектән эзләп тапкан.

Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов әйтүенчә, ныгымаган боз өстенә чыгу аркасында, бу елның 20 ноябреннән бүгенгә кадәр Татарстанда биш кеше суга батып үлгән. Тугыз кешене коткарып калганнар. “Елгалар әле тулысынча боз белән капланмаган, бик сак булырга кирәк. Боз өстенә чыгарга ярамый, бу таләпне үтәмәгән очракта штрафлар яный. Без кешеләргә аңлатабыз, кисәтү ясыйбыз”, – диде баш инспектор “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искә төшерделәр. Кышын балыкка барырга уйлаган кеше махсус жилеттан булырга тиеш. Калынлыгы кимендә 7 см булган бозга гына чыгарга ярый. Тимераякта шуу өчен боз катламы – кимендә 12 см, җәяүләп кичү өчен 15 см булырга тиеш.

Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков, мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, кешеләргә “балыкчы билеты” бирергә тәкъдим итә.

– Машинага йөртү таныклыгы булмаган кеше утырмый бит. Башта өйрәтәләр. Хәзер бозга теләсә кем чыгып, балык тота ала. Әмма моны махсус өйрәтелгән балыкчылар гына эшләргә тиеш, – диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер һәркем үзе өчен үзе җавап бирә, балыкчылар мөстәкыйль. Үзләре кайчан тели, шул вакытта бозга чыга.

– Боз каткан диләр дә, кармак алып, чыгып китәләр. Аның бит калынлыгы төрле җирдә төрлечә була. Шуның аркасында күңелсез хәлләр килеп чыга, – ди ул. – Чит илдә, мәсәлән, “балкычы билеты”н алу өчен, кешеләр алты ай укый, имтихан бирә. Кеше, акча түләп, балыкчы булырга әзерләнә. Ул балыкчылыкның ни икәнен аңлый, балыкларны таный. Кулында документы булган кеше генә балык тотарга хокуклы. Россиядә исә мондый нәрсә юк. Совет чорында булган иде ул. Белгечләр аңлатырга, өйрәтергә, бу эш белән моны гомер буе башкарган кешеләр, оешмалар шөгыльләнергә тиеш. 2000 елларга кадәр без аңлату эшләре алып бардык, үлүчеләр саны ул чакта азрак иде.

Сүз уңаеннан, законсыз балык тоткан өчен штрафлар күләме арткан. Балыкның уылдык чәчү чорына туры килсәгез, кыйммәтрәк түлисе. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты балыкны законсыз тоту һәм сату очракларын бетерү, шулай ук сулыклардан браконьерларның балык тоту коралларын алу белән шөгыльләнә. Рейдлар атна саен, бигрәк тә балыкны күпләп тоту урыннарында үткәрелә. Соңгы өч елда барлыгы 72 браконьерлык урынын ачыклаганнар. Сулыклардан 23 меңнән артык балык тоту коралы алыну сәбәпле, булдырмый калынган зыян 460 млн сумнан да артып киткән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү